19 ноябрьдә Татар дәүләт филармониясендә «Джазлы Казан» дип аталган IX Халыкара фестиваленең йомгаклау концерты булды. «Джазлы Казан» Халыкара фестиваленең төп максаты – джаз музыкасы бәйрәме оештыру, тамашачылар һәм анда катнашучылар өчен чын иҗади атмосфера тудыру. Фестивальнең халыкара форматта булуы Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы башкаручыларын чакырырга, шул рәвешле, әлеге бәйрәмгә күпсанлы джаз белгечләрен һәм джаз музыкасын сөючеләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Сергей Васильев җитәкчелегендәге ТР Филармония джаз-оркестры белән беренче тапкыр Россия джаз сәхнәсенең яшь йолдызы София Ацбеха-Негга чыгыш ясады. "Вокальная грация джаза" программасында Grace (Q.Jones), Georgia (Carmichael), Cheеk to cheеk (I. Berlin), Route 66 (B.Troup), Summertime (G.Gershwin) һ.б. хитлар яңгырады.