Тарих

1937 - 1940 1941 - 1945 1946 - 1970 1971 - 2007
1937 ел Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе 1937 елның 21 августында Татарстан АССРның Халык Комиссарлары Советы карары белән оештырыла.

Филармония тарихы — ул Казанның сәнгать тарихы. Үзенең барлык яшәү дәверендә Татар дәүләт филармониясе татар музыка иҗатын һәм башкару осталыгынбашкала тамашачысына зур осталык белән җиткереп килә.

1937-1940 еллар
Үзенең аякка басу чорында ул республиканың барлык иҗат көчләрен — җырчыларын, биючеләрен, музыкантларын бер үзәккә туплап, аларның мөмкинлекләрен тагын да үстерү һәм музыка сәнгатен пропагандалауны максатитеп куя. Тәфсилләп PDFта
1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы чорында, Казанның башка мәдәни үзәкләре шикелле үк, Татар дәүләт филармониясе дә үзенең бөтен эшчәнлеген хәрби тормыш ритмына күчерә: зур коллективларның эшчәнлеге туктатыла, артистларның күбесе Ватанны саклаучылар сафына баса. Сугыш елларында Татар дәүләт филармониясе республика территориясендәге госпитальләрдә, хәрби частьларда 1700 гә якын шефлык концерты куя. Ә 60лап артисты, 17 бригадага бүленеп, төрле фронтларда концерт программалары белән чыгыш ясый. Тәфсилләп PDFта
ФИЛАРМОНИЯ ОЕШКАН ЧОРДА СИСТЕМАЛЫ МУЗЫКАЛЬ-ПРОПАГАНДА ЭШЧӘНЛЕГЕН ҖӘЕЛДЕРӘ.
1946 - 1970 еллар Сугыштан соң филармония колллективлары гастрольләргә чыгып китә.
Милли музыка мәдәниятенә керткән бик зур өлеше өчен һәм Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу уңаеннан 1946 елны Татар дәүләт филармониясенә халкыбызның бөек шагыйре исеме бирелә.

Узган гасырның илленче еллары уртасында Олег Лундстрем җитәкчелегендә эстрада-джаз оркестры оеша. 1955 елда ул Казанда дистәләгән концертлар бирә. Озак та үтми, РСФСРның мәдәният министрлыгы карары белән оркестр Мәскәүгә күчерелә.
1970 — 90 елларда филармониядә гастроль эшчәнлеге тагын да көчәеп китә. Яңа эстрада иҗат төркемнәре оеша. Тәфсилләп PDFта
1971-2007 еллар Һәр дәвернең үз моңы, үз җырлары. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе дә чор сулышы белән яшәргә омтыла. 1989 елда ул Халыкара «Татар җыры» конкурсын оештыручыларның берсе була. 2003 елда ул татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге Халыкара конкурсын, 2005 елда — «Җанлы татар музыкасы» II Халыкара фестивален, 2006 елдан — Н. Г. Рахлин исемендәге музыка фестивален, Анатолий Шутиковның ансамбльләр һәм халык уен кораллары оркестрларының «Халык көйләре» Бөтенроссия конкурс-фестивален, 2008 елдан — «Филармониада» Халыкара сәнгать фестивален, ә 2014 елдан «Джазлы Казан» Халыкара фестивален оештыра. Студентларның «Универсиада-2013» Җәйге спорт уеннары исеменә аваздаш булган бу мәдәни чарада сәнгать өлкәсенең төрле жанрында иҗат итүче башкаручылары катнаша. Зур сәнгать бәйрәме булып үткән фестиваль концертларында филармониянең әйдәп баручы барлык иҗат коллективлары, артистлары, башка шәһәрләрдән һәм өлкәләрдән килгән күренекле сәнгать осталары, төрле илләрдән бик күп мәшһүр башкаручылар, солистлар, музыкантлар чыгыш ясый.

Филармониянең иҗат коллективлары концерт сезоны дәвамында, республика шәһәр-районнары, Россия буйлап, чит илләргә гастрольләрен дә кертеп, 500 мең тамашачыга хезмәт күрсәтә, төрледән-төрле, эчтәлеге ягыннан бер-берсен кабатламаган 800 дән күбрәк югары зәвыклы концерт-кичәләр тәкъдим итә.
2000 елдан филармониянең заманча технологияләр буенча реконструкция үткән, яңа ут һәм тавыш аппаратурасы белән җиһазланган 600 тамашачы сыйдырышлы үз концерт залы бар.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе менә инде 80 ел дәвамында Татарстан Республикасының музыкаль йөзен билгели. Концертлар, төрле грандиоз яңа проектлар оештыру белән беррәттән, ул Бөтендөнья татар конгрессы концертларын, Татарстан, Россия буйлап һәм чит илдә узучы Сабантуй бәйрәмнәрен, Татарстанның күренекле сәнгать әһелләренең юбилей кичәләрен һәм дәүләт дәрәҗәсендә уза торган башка мәдәни чараларны үткәрүдә актив катнаша. Тәфсилләп PDFта

Филармония директоры

Төрле елларда Филармония директорлары республиканың төп концерт оешмасы үсешенә зур өлеш кертте

Филармония коллективлары

  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;