Музей

Музей 1997 елда, Татар дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның хәер-фатыйхасы белән оештырыла һәм филармония оешуга 60 ел тулу уңае белән рәсми ачыла.

Музейның төп бурычы – филармония тарихына кагылышлы мәгълүматларны җыю, туплау, саклау һәм тамашачыга җиткерү ул.

Хәкимова Алсу Әсгат кызыМузей мөдире
Элемтә өчен телефон:+7 (843) 277-19-41

Музейның беренче җитәкчесе итеп Г.Г.Галиәхмәтова билгеләнә, аннан 1997-2005 елларда аны А.А.Хәкимова җитәкли, 2005-2012 елларда музей мөдире булып Ф.Ф. Кавиева эшли, 2012 елдан музей эшчәнлеген янә А.А.Хәкимова дәвам итә.

Музейның төп бурычы – филармония тарихына кагылышлы мәгълүматларны җыю, туплау, саклау һәм тамашачыга җиткерү ул. Алар төрле концертларга, мәдәни чараларга багышланган музей экспозицияләре ярдәмендә тамашачыга тәкъдим ителә. Филармония музее шушы еллар эчендә концерт оешмасы тарихын күпмедер дәрәҗәдә яктырта алырлык бай мәгълүмат тупларга өлгерде. Биредәге күргәзмәләр элек эшләп киткән сәнгать әһелләренең шәхси әйберләре – кулъязмалар, төрле елларда төшкән фотосурәтләр, афишалар, документлардан төзелә.

Музей бүлмәсе башта филармониянең Гоголь урамы 4 нче йортта (элек М.С.Марко-Набоков йорты, ХХ гасыр башы, архитектор К.С.Олешкевич) урнашкан администрация йортының икенче катында урнашкан була, ул шул ук вакытта Илһам Шакировның эш бүлмәсе дә булып тора. 2000 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залына (Павлюхин урамы 73 йортта урнашкан Синтетик каучук заводының С.Киров исемендәге мәдәният йорты бирелә, архитекторлары: П.А.Саначин, Г.И.Солдатов) ия булгач, музей бүлмәсе филармониянең өченче катында урнаша. 2017 елдан ул – ачык фондлы, яңа җиһазландырылган эш бүлмәсенә ия. Бүлмәдәге җиһазлар филармониянең концерт залына охшатып ясалган, экспонатлар махсус тартмаларда сакланалар һәм килгән кунакларга аларны ачып, кайберләрен кулга тотып карау мөмкинлеге дә бирелә. Аның дәвамы буларак, филармониянең өченче кат фойесы диварларына биредә озак еллар дәвамында эшләп, күренекле сәнгать осталарының фотопортретлар тезмәсе урын алган һәм бүгенге көндә аларга куар-кодлар урнаштырылган, алар бу шәхесләр турында татар, рус телләрендә язылган мәгълумат битләренә - филармония сайтына бәйли. Музейга журналистлар, сәнгать әһелләре, музыка белгечләре, студентлар, мәктәп укучылары филармония тарихына, артистларга кагылышлы материаллар сорап еш мөрәҗәгать итәләр.


Филармония музееның зур чаралары

Филармониядә ел саен төрле юбилей һәм иҗат кичәләре вакытында музейдагы экспонатларны кулланып яңа күргәзмәләр оештырыла. Узган елларда күренекле сәнгать осталары Флюра Сөләйманованың – 60, Усман Әлмиевнең – 90, Җәваһирә Сәлахованың – 80 яшьлек; Рәшит Ваһаповның, Фәрит Яруллинның 90 еллык юбилейлары уңаеннан төрле концерт һәм театр биналарында зур күргәзмәләр тәкъдим ителде.

1998-2004 елларда филармония «Таныш моңнар, таныш исемнәр» исеме астында (концертларның сәхнәгә куючы режиссеры һәм алып баручысы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Сәфәргалиева) бик күп концерт-кичәләр үткәрде. Аларның күбесе олуг шәхесләргә багышланган иде. Шушы концертлар узган көннәрдә тамашачыларга төрле материаллардан һәм экспонатлардан торган күргәзмәләр тәкъдим ителде. Ул концерт-кичәләр барышында тупланган афишалар, сценарийлар, фотолар филармония музее архивын берникадәр баету, эшчәнлеген киңәйтүдә дә мөһим роль уйнадылар.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәләр зурлап уздырылды. Шулай ук легендар җырчыларыбыз Әлфия Авзалованың, Илһам Шакировның туган көннәрен һәр ел сәхнәдә билгеләп үтүне дә филармония матур традициягә кертте. Һәм, әлбәттә, бу кичәләрнең барысы да филармония фойесында оештырылган күргәзмәләр белән бизәлә.

2006 елның февраль аенда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында А. С. Ключаревның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән концертта талантлы композиторның әле моңарчы беркайда да тамашачыга күрсәтелмәгән, аның туганнары тарафыннан бүләк ителгән архив материалларыннан күргәзмә оештырды. Алар арасында А.Ключаревның әти-әниләренең, балачак елларында революциягә кадәр төшерелгән, саргая башлаган фотосурәтләре; элек филармониядә баш бухгалтер булып эшләгән әтисе С.Д.Ключаревның «Хезмәт кенәгәсе» һ.б. куелды.

Филармониядә төрле чаралар («Филармониада» халыкара фестивале, «Халык көйләре» бөтенроссия фестивале, Р.Яхин исемендәге классик музыка фестивале, «Джазлы Казан» халыкара фестивале) гөрләп уза. Бу концертлар вакытында да тамашачы хозурына филармониянең һәм әлеге мәдәни чараның тарихын яктырткан төрле тематик экспозицияләр тәкъдим ителә.

Концертларның эчтәлегенә карап Республикабызның башка музейлары белән берләштереп әзерләнгән күргәзмәләр дә оештырыла, мәсәлән, шуларның кайберләре: Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең Г.Тукайның 120 еллыгына багышланган концертына, Г.Тукай әдәби музее фондыннан Г.Тукайның туграсын, төрле рәссамнарның бөек шагыйрьнең әсәрләреннән ясалган скульптуралары күрсәтелде; 2019 елда “ТАТАР СҮЗЕ” нәфис сүз осталары конкурсы гала-концертына Татарстан милли музее белән берлектә әзерләнгән күргәзмә тәкъдим ителде; 2021 елда узган «Галиҗәнап шагыйрь» циклы буенча Хәсән Туфанга багышланган кичәдә Аксубай районы Кармәт авылы музеенда шагыйрьнең сакланган шәхси әйберләре тамашачыга күрсәтелде.

2017 елда Филармония джаз оркестрының Мәскәүдә Асадуллаев йортында узган концертына оркестрның тарихына багышланган күргәзмәне Мәскәү тамашачысына тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы мемориаль такталар буенча комиссиягә Татар дәүләт филармониясендә озак еллар эшләгән күренекле шәхесләрнең истәлек такталарын ачу өчен документлар җыю эше дә алып барыла. Узган елларда Гали Ильясов, Таһир Якупов, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Илгиз Мәҗитов, Вафирә Гыйззәтуллина кебек күренекле сәнгать осталарына аларның яшәгән йорт диварларына истәлек такталары эленде.

Музей эшчәнлеге филармония тарихына бәйле документларны туплау белән беррәттән, ошбу иҗат оешмасында төрле елларда эшләп киткән артистлар белән элемтәдә торып, аларның иҗатына багышланган очрашулар уздырудан да гыйбарәт. Мәсәлән, 2006 елда филармония музее Татарстан Милли китапханәсе белән берлектә «Истә, һаман да истә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәләр циклы (сценарий авторы һәм алып баручысы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин) үткәрелә. Анда Таһир Якупов, Габделхак Шаһиев, Габдулла Рәхимкулов, Вафирә Гыйззәтуллина, Әлфия Заһидуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов кебек талантлы җырчыларыбызны олылап искә алынды.

2014 елда филармония директоры К.Н.Нуруллин инициативасы белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ветераннарының «Илһамият» клубы оештырылды. Филармониянең кече залында, чәй өстәле артында арабыздан киткән сәнгать осталарының искә алу кичәләре үткәрелде, күренекле сәнгать осталары Җәвәһирә Сәләхованың, Гали Җәмлиханов, Фәйзи Садыйков, Риф Сафиуллин, Рәшит Гобәйдуллин, Зиннур Нурмөхәммәтовлар һәм башкаларга багышланган искә алу кичәләре филармониянең кече залында (Филармония джаз оркестры репетиция залы) үткәрелде. Сәхнә ветераннарының ретро-концертлары филармониядә һәм Татарстан районнары буйлап уздырылды. 2018 елда Габдулла Тукай әдәби музеенда җырчы-шагыйрь, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның иҗат кичәсе үткәрелде. Заманында Мәскәүдә иҗат остаханәсендә белем алган күренекле сәнгать осталары: Клара Хәйретдинова, Римма Ибраһимова, Рабига Сибгатуллина, Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар һ.б. катнашында очрашу кичәсе уздырылды.

Сәхнә ветераннары шулай ук Шәһри Болгар, Арча районында урнашкан Г.Тукай музейлары кебек төрле истәлекле урыннарга сәяхәт кылдылар. Шулай ук Татар дәүләт филармониясе бакчасында филармониядә эшләгән күренекле сәнгать осталары хөрмәтенә исемле чыршылар утырту чараларында актив катнашалар.

Арабыздан киткән сәнгать осталарын искә алу йөзеннән филармония аларның каберләрен барлау, чәчәкләр салуны оештыра килә. Ул очрашуларда фани дөньядан бакыйлыкка күчкән шәхесләрнең рухына дога кылына, алар турында өлкән буын сәхнә осталары истәлекләр яңарталар. Күпме мәгълүмат, истәлекләр саклана аларның хәтер сандыгында. Хәлбуки, филармония белән бәйле елларны барлаганда, аларның һәр сөйләгән сүзе үзе бер тарих, филармония өчен кадерле бер мирас.


ФОНД

Сәнгатебез тарихында зур урын тоткан сәнгать осталары: Рәшит Ваһапов, Разия Тимерханова, Динә Сираҗетдинова, Сәгыйт Алиев, Әзәл Яһудин, Айрат Арсланов, Илһам Шакиров, Эмиль Җәләлетдинов, Александр Ключарев, Хәй Мушинский, Эмиль Җәләлетдинов, Зиннур Нурмөхәммәтов, Натан Рахлин, Александр Ключарев, Усман Әлмиев, Рөстәм Вәлиев, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка атаклы шәхесләрнең шәхси әйберләре музей фондының төп өлешен тәшкил итә.

Аларны артистларның туганнары яки үзләре музейга бүләк итеп китерә. Мәсәлән, атаклы дирижер Натан Рахлинның шәхси архивыннан кайберләрен дирижерның оныгы скульптор И. Лысенко бүләк итеп тапшырган иде, Мисхордагы музееннан бүләк иелгән дирижер таякчыгы, композитор Н. Җиһановның автографы куелган партитурасы, дирижерның концерт күлмәге, барельефы филармония концертлары вакытында күргәзмәгә куелалар.

Күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арслановның архивында шәхси әйберләре: радиоласы, фотоаппараты, концерт костюмы, җырчы Усман Альмеевның түбәтәе, оригиналь жанр осталары: Хәй Мушинскийның, Рәмзи Гарифуллинның фокуслар күрсәткән әсбаплары, Александр Ключаревның патефоны, Рөстәм Вәлиев, Кирам Сатиев, Ганс Сәйфуллинның гармуннары, Эмиль Җәләлетдиновның самавыры, костюмнары, Флера Сөләйманованың калфагы, Хәмдүнә Тимергалиеваның концерт костюмнары һәм башкалар музейның кадерле ядкәрләре булып торалар. Филармониянең данлыклы иҗат коллективы – Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (бүгенге көндә бу коллектив мөстәкыйль рәвештә яши) составындагы музыкантлар, артистлар тормышын чагылдырган архив материаллары, афишаларның саны фондта зур урын алган. Шулай ук пластинкалар, аудио-видео дисклар, күренекле шәхесләрнең култамгалары төшкән китаплар, җыентыклар фондта бик күп урын алган.

2019 елда Илһам Шакировның илле елга якын кулланган шәхси рояле филармониягә тапшырыла. Музейда Габдулла Тукай, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зиннур Нурмөхәммәтов, Әлфия Галимова, Анатолий Шутиков портретлары саклана.


Төрле мәдәни чараларга бәйле булган вакыйгалар вакытлы матбугатта эзлекле рәвештә яктыртылып килә. Филармониянең юбилейлары уңаеннан аның тарихын, иҗат коллективлары эшчәнлеген, анда эшләгән шәхесләрнең иҗади тормышларын, истәлекләрен туплаган сәхифәләр төрле гәҗит-журналларның төрле саннарында нәшер ителә. Мәсәлән, 2004 елда, музейдагы фотоархивка нигезләнеп, филармониянең иҗат коллективлары эшчәнлеге рус, татар һәм инглиз телләрендә тасвирланган китап бастырылды. Нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Әзәл Яһудиннең тууына 95 ел тулу уңаеннан, аның иҗади эшчәнлеген, үзенчәлекле шәхесен тасвирлаган истәлекләр китабы җыелып (төзүчеләре – А. Хәкимова, Р. Сальмушев), филармониянең матди ярдәме белән нәшер ителде. Музей хезмәткәрләре А.С.Ключаревның 100 еллыгына, А.Шутиковның 60 яшьлегенә уңаеннан архив материалларына һәм фотодокументларга нигезләнгән буклетлар чыгаруда катнаштылар. Филармониянең 70 еллыгы уңаеннан аның күпкырлы тарихын чагылдырган «Татарская государственная филармония им. Габдуллы Тукая. 1937-2007» (авторлары: Л. Апакова, В. Горшков, Ф. Кавиева, Г. Кантор, К. Мерсиапова, А. Софийская, А. Хәкимова, З. Халитова, А. Хәмзин) дигән саллы китап нәшер ителде. Китапта филармония музее архивыннан, Милли китапханә һәм ТР Милли музее фондыннан материаллар, артистларның шәхси документлары һәм истәлекләре, вакытлы матбугатта басылган язмалар кулланылды. Филармониянең 75 еллыгына «Еллар, юллар, җырлар...» дигән исем астында төрле елларда филармониядә эшләгән сәнгать осталарының аудиоязмаларын туплаган МР-3 форматтагы диск чыгарылды. 2021 елда Филармониянең әдәби музыкаль лекториясенә багышланган, архив материалларына таянып язылган тирән эчтәлекле китап дөнья күрде (Авторы – В.М.Васильев).

Китапханә

Китапханә – ул дөньяви гыйлем мәгарәсе, белем учагы булуы белән беррәттән, бүгенге тынгысыз заманның үзенә күрә бер якты маягы да булып торадыр, мөгаен. Филармониянең беренче китапханәчесе итеп 1954 елда (элек скрипкада уйнаган талантлы музыкант) Л.В.Плюснина билгеләнә. Бу елларда ул китапханә архивына бик күп күренекле композиторларның нота, җыр җыентыкларын, пластинкаларын тапшыра. Филармония тарихына кагылышлы, артистлар турында төрле мәгълуматлар, фотолар җыеп бара. Шулай ук Людмила Васильевна озак еллар филармониянең сәнгать утырышы сәркатибе була, ул китапханәдә әле лаеклы ялга чыккач та эшли.

1986-2000 елларда китапханәне Ф.Ф.Кавеева җитәкли. Аның тарафыннан китапханә өчен мөһим булган белешмә каталог төзелә, китаплар, ноталар бер системага салына.

2003-2010 елларда китапханәдә Н.Г.Шәйдуллина эшли.

2000-2004 елларда һәм 2010 елдан бүгенге көндә китапханә эшен А.А.Хәкимова алып бара.

Китапханәнең беренче оешкан вакытыннан алып, бүгенге көнгә кадәр биредә Татарстанның күренекле композиторларының кулдан күчереп язылган ноталары туплана бара. Алар арасында С. Сәйдәшев, А. Ключарев, Ә. Бакиров, Җ. Фәйзи, Р. Яхин, Н. Җиһанов кебек мәшһүр композиторларның шәхси имзалары салынганнары да бар. Бик еш очракта авторлар үзләренең китапханә фондында гына сакланып калган нота нөсхәләрен алып тору бәхетенә ирешә. Бу исә, үз чиратында, тагын бер кат китапханә фондының уникальлеген күрсәтә.

Татар дәүләт филармониясе иҗат коллективларының үзләренең аерым бай китапханә-фондлары да бар. Биредә татар, рус һәм чит ил композиторларының бу коллективлар башкаруында яңгыраган һәм алар өчен махсус язылган партитуралары җыела бара.