13 декабрь көнне Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленең 25 еллыгы уңаеннан бәйрәм концерты узды. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов үзенең сәләтен, көчен халкыбызның милли сәнгатен үстерүгә багышлаган бөек шәхес. Концерт программасы котлаулар, вокаль, хореографик һәм инструменталь концерт номерлары, артистларның илһамлы чыгышлары белән үрелеп барды. Бу көнне тамашачылар 30 артык концерт номеры карады. Һәр чыгыш кайнар алкышлар белән үрелеп барды. Киң җәмәгатьчелеккә «Онытырга мөмкин түгел» циклыннан коллективның барлыкка килү тарихы һәм иҗади юлы турында «Еллар, юллар, җырлар» китабы тәкъдим ителде. Ансамбль бер урында гына таптанмый, гел яңалык эзли, сәнгатькә, борынгы моңлы җырларыбызга, милли уен коралларына мәхәббәт уята. Афәрин! Бәйрәм белән!
14.12.2024Яңалыклар