21-22 мартта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Народные мелодии” – “Милли аһәңнәр” халык уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрлары конкурсы үтте. Әлеге чара Россиянең халык артисты, Татарстанның халык уен кораллары дәүләт оркестры җитәкчесе Анатолий Шутиков инициативасы белән 19 ел элек оеша. Конкурстан соң мөгаен һәркем халык уен кораллары күтәрелештә дигән фикердә калгандыр. Әлеге фикерне саннар белән дәлиллик. XV Бөтенроссия конкурсында быел төрле яшьтәге һәм төрле әзерлектәге 2000 музыкант катнашты. 2 көн дәвамында филармония сәхнәсендә 43 коллектив чыгыш ясады. Шуларның 16 сы оркестр, 27се ансамбль.