Кичә, 6 декабрь көнне, Татар филармониясе сәхнәсендә «Губернаторский» исемндәге Ульяновск дәүләт академия симфоник оркестры чыгыш ясады. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижёры - Андрей Данилов.
Концертта халыкара конкурслар лауреаты, Санкт-Петербург музыка йорты солисты, виолончелист - Фёдор Амосов катнашты.
Артистларга югары профессиональлек, башкару осталыгы һәм бүләк ителгән хис-кичерешләре өчен рәхмәт белдерәбез! Тулы залны оркестр һәм солист туктаусыз алкышлар белән каршы алды. Виртуоз дирижер, гаҗәеп матур яңгырашлы виолончель авазлары һәм оркестрның гаҗәеп килешеп эшләве барлык тамашачыларның йөрәкләрен яулады!
07.12.2022Яңалыклар