Гыйнварның соңгы көнендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә танылган композитор, дирижёр, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшевкә багышланган музыкаль кичә булды. Концертта ТР атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие артистлары «Әдрән диңгез», «Кара урман», «Җырларым» кебек мәшһүр җырларны, шулай ук «Зәңгәр шәл», «Наёмщик», «Кандыр буе» музыкаль спектакльләрдән арияләр башкардылар.
Салих Сәйдәшев – тирән мәгънәле, гүзәл яңгырашлы, тыңлаган саен тыңларга омтылыш уята торган әсәрләр иҗат иткән, татар халкы күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Аның иҗат мирасы милли мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә. Ул – Татарстанның музыка офыгын яктыртучы йолдыз.
01.02.2023Яңалыклар