2022 елның 5 октябрендә 18:30да Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының атказанган артисты, Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие җитәкчесе Владимир Васильевның концерты була.
Владимир Васильев үзенең концерт программасында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен иҗади тормыш юлында җыелган бай репертуарын тәкъдим итәчәк. Артистның РФ халык артисты, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендә ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры белән бергәләп чыгыш ясавы тамашачыга зур бүләк булачак. Татарстанның халык уен кораллары оркестры башкара торган музыка спектры гаять киң: бу рус һәм чит ил музыкаль классикасы, XX гасырның композиторлары, шул исәптән Татарстан композиторларының да популяр әсәрләре. Концертта шулай ук Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие артистлары да катнаша.