Татар җыры үрнәге! Милләтнең асыл улы! Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов яраткан тамашачысын традиция буенча туган көне концертына җыйды. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган кичәдә танылган җырчының искиткеч гүзәл бәйрәм концерты булды. Айдар Фәйзрахмановның татар халкы милли үзаңын уяту, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәте иң зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек!