Кичә, 14 мартта, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Файзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Яр Чаллы шәһәрендә концерт белән чыгыш ясады. Концерт аншлаг белән "Энергетик" мәдәният үзәгендә узды. Концерт программасы җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды, коллективның «Алтын фонд»ында булган композицияләр башкарылды.
Татарстанның бу затлы коллективы җиhанга ямь, яктылык бөркеп торучы, туң катлауларны эретерлек, җиргә, күңелләргә җылылык бирүче кояш кебек үзенә бер илаhи көчкә ия. Чаллы халкы милли биюләребезне, көй-моңнарыбызны бик җылы кабул итте!
15.03.2023Яңалыклар