Кадерле дуслар!
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең туган көне. Нәкъ менә бу көнне, 1937 елның 21 августында, Татарстан АССРның Халык Комиссарлары Советы карары белән Дәүләт филармониясе оештырыла.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә төрле елларда иҗат иткән, хезмәт куйган һәркемне, артистларны, иҗат коллективларын, хезмәткәрләрне һәм тамашачыларны бәйрәм белән котлыйбыз! Филармониянең бәйрәме мөбарәк булсын, бүгенгесе дә, киләчәге дә якты төсләр белән баетылсын, һәркем монда бары тик матурлык тапсын!
21.08.2024Яңалыклар