"Фотосурәтләрдә тарих". Бүген сезнең өчен ике уникаль фотосүрәт тәкъдим итәбез: 1. Фотода: Музыкант Фәйзулла Туишев һәм композитор Александр Ключарев.1927 ел.
Туишев Фәйзулла Кәбир улы (1884 – 1958) беренче профессиональ татар баянчысы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1926), ТАССРның халык артисты (1944). 1937 елда Татар дәүләт филармониясе ачылгач, ул филармониянең иң төп солистларыннан берсе булып китә. Концертларда чыгыш ясый. Филармония каршында баянчылар ансамбле оештыра.
Ключарев Александр Сергеевич (1906-1972) – композитор, музыка-җәмәгать эшлеклесе, фольклорчы, ТАССРның халык артисты (1964), ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1939, 1969), ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970). 1968-1970 тә ТАССР дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм 1940-1942, 1951-1953 тә Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе була. 2. Фотода: Музыкаль фольклор кабинетында. Алда – А.С.Ключарев. 1938 ел
14.12.2022Яңалыклар