Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә 85 ел тулу уңаеннан бездә яңа рубрика барлыкка килде: "Фотосурәтләрдә тарих". Бүген сезнең өчен ике уникаль фотосүрәт тәкъдим итәбез:
1. Фотода: 1937 елда Татар дәүләт филармониясе оешуы турында Хөкүмәт карары. 21 август, 1937 ел.
Татар дәүләт филармониясе 1937 елның 21 августында Татарстан АССРның Халык Комиссарлары Советы карары белән оештырыла. Ул республиканың барлык иҗат көчләрен – җырчыларын, биючеләрен, музыкантларын бер үзәккә туплап, аларның мөмкинлекләрен тагын да үстерү һәм музыка сәнгатен пропагандалауны максат итеп куя. Филармониягә шул чор эстрадасының күрке булган җырчылар, биючеләр, төрле уен коралларында уйнаучылар конкурс нигезендә эшкә алына.
2. Фотода: Татар дәүләт филармониясенең симфоник оркестры. 1937 ел.
1937 елда Татар дәүләт филармониясендә симфоник оркестр (Баш дирижеры – М.З.Шеппер, 1937-1938 еллар) оештырыла. 1938 елда оркестрның дирижеры итеп И.В.Әүһәдиев билгеләнә.Оркестр Татар дәүләт симфоник оркестр дип йөртелә башлый. Тик берничә айдан (1939 елның июнь ае) әлеге 35 кешедән торган коллектив яңа гына ачылган Татар дәүләт опера һәм балет театры штатына күчерелә.
24.11.2022Яңалыклар