Башкортостан Республикасының «КУРАЙСЫ» төркеме 2006 нчы елда оештырылган уникаль коллектив. Төркемгә нигез салучы Роберт Юлдашев курайны дөнья буйлап таныткан шәхес. Ул анда традицион башкорт халык иҗатын гына түгел, ә классик музыканы, рок хитларны һәм төрле илләрнең, халыкларның популяр көйләрен уйный. 23 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак «Дала һәм җил музыкасы» концерт программасында Роберт Юлдашев эшкәртүендә башкорт халык көйләре һәм танылган әсәрләр яңгырыячак.
16.11.2022Яңалыклар