РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ДӘҮЛӘТ БҮЛӘКЛӘРЕ ТАПШЫРДЫ
Кичә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кирмәнендә үтте.
Россиянең халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, профессор, Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының дирижеры Анатолий Шутиков Дуслык Ордены белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең солисты Гөлшат Шәрәпова Татарстанның халык артисты дигән мәртәбәле исемгә лаек булды.
Чын күңелдән котлыйбыз, артистларыбызның уңышлары белән горурланабыз!