25 гыйнвар көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә "Тукай моңы" циклыннан "Рәшә чыңы" дип исемләнгән концертта Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекториенең олпат җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның яңа китабы тәкъдим ителде. Язучыларны, сәнгать әһелләрен, тамашачыларны бергә җыйган әдәби-музыкаль очрашу барышында Георгий Ибушев шигырьләрен укудан тыш, классик, заманча җырлар башкарды, балачак хатирәләрен яңартты, тормыш юлының кызыклы фактлары белән дә уртаклашты. Концерт программасы котлаулар, артистларның илһамлы чыгышлары, кайнар алкышлар белән үрелеп барды.
27.01.2025Яңалыклар