Татарстан Республикасы халык уен коралларының дәүләт оркестры 3 ноябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Россия милли оркестрларының Урал форумында (Екатеринбург шәһәре) катнашты. Форум очрашулар өчен уникаль мәйданчык, ачык диалог һәм белгечләр арасында тәҗрибә алмашу урыны булды. Урал форумы көннәрендә фәнни-гамәли конференция, Екатеринбург, Красноярск, Казан һәм Мәскәүдән халык уен кораллары ансамбльләренең һәм оркестрларының концерт программалары узды. 3 ноябрьдә Шутиков Анатолий Иванович «Креативные индустрии в современном народно-оркестровом исполнительстве» темасы буенча фәнни-гамәли конференциядә модератор булып чыгыш ясады. 4 ноябрьдә Лавровның Концерт залы сәхнәсендә безнең халык уен кораллары оркестры башкаруында танылган рус, хәзерге заман һәм татар композиторлары музыкасы яңгырады. Россия милли оркестрларының II Урал форумы зур Гала-концерт белән тәмамланды. Барлык оркестрлар 150 кешедән торган коллективка берләшеп, катлаулы концерт программасын башкардылар. Афәрин!
06.11.2022Яңалыклар