5-15 декабрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармониада» халыкара сәнгать фестивале үтә. Беренче тапкыр бу чара 2008 елда дөньякүләм танылган остазлар катнашында югары дәрәҗәдәге сәнгатьне күрсәтү, яңа исемнәр ачу максаты белән үткәрелде. «Филармониада» XV халыкара сәнгать фестивален уникаль пианист Олег Аккуратов һәм Сергей Васильев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры ачып җибәрде.
Концертта Олег Аккуратов барысын да шаккатырып, "Олы юлның тузаны" татар халык җырын башкарып, тамашачыларның йөрәкләрен яулады. Афәрин!
06.12.2022Яңалыклар