Кичә, 3 ноябрьдә, Татар филармониясендә «Джазлы Казан» IX Халыкара фестиваленең тантаналы ачылышы булды. Фестивальне Игорь Бурко җитәкчелегендәге «Уральский диксиленд» ансамбле һәм Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры ачты. Бу онытылмас кичтә диксиленд стилендә ялкынлы джаз композицияләр яңгырады. Концерт бер тында узды. Тамашачылар музыка тактына биеделәр һәм музыкантларның һәр чыгышын озаклап алкышларга күмделәр! «Джазлы Казан» фестиваленең алдагы концертлары - 11 һәм 19 ноябрьдә. Джаз сәнгате бәйрәменә рәхим итегез!
04.11.2022Яңалыклар