Кичә, 11 ноябрьдә, Татар филармониясе сәхнәсендә «Джазлы Казан» IX Халыкара фестивале кысаларында Олег Лундстрем исемендәге джаз музыкасы оркестры «Наше призвание - Джаз!» концерт программасы белән чыгыш ясады. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры - күренекле джаз пианисты һәм композитор, Россиянең халык артисты Борис Фрумкин. Казан джазының 75 еллыгына багышланган программадан тамашачылар кәнагәть калды. Сәхнәдә искиткеч атмосфера, гаҗәеп аранжировкалар һәм әсәрләр. Концерт буе алкышлар дәвам итте. Барлык тамашачыларны 19 ноябрьдә «Джазлы Казан» Халыкара фестиваленең ябылу тантанасында көтәбез. «Джазлы Казан» Халыкара фестиваленең төп максаты – джаз музыкасы бәйрәме оештыру, тамашачылар һәм анда катнашучылар өчен чын иҗади атмосфера тудыру. Фестивальнең халыкара форматта булуы Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы башкаручыларын чакырырга, шул рәвешле, әлеге бәйрәмгә күпсанлы джаз белгечләрен һәм джаз музыкасын сөючеләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
12.11.2022Яңалыклар