Кичә, 23 октябрьдә, ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры «В кругу друзей. Четыре встречи Домисольки с оркестром» дип аталган №4 Абонементы ачып җибәрде. Домисолька, Маркиз Де' Ля Мур, Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Апакова һәм Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры белән бер сәгатьлек концерт программасында домра, балалайка, гөслә, гобой, кларнет, свирель һ.б. халык уен кораллары буенча сәяхәт кылдык. Концерт ахырында яшь тамашачылар хәтта оркестр белән бергә музыкаль номерда да катнаша алды! Барыбызны да абонементның киләсе очрашуында көтәбез. 2022 елның 13 ноябрендә безне «Увлекательные музыкальные истории» көтә. Без музыкаль жанрларның күпкырлы дөньясын ачарбыз: увертюра, симфония, опера, балет, сюита, концерт, җыр, бию, марш.
24.10.2022Яңалыклар