Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрын "Крутится, вертится шар голубой.." дигән искиткеч концерт белән котлыйбыз. Бер сәхнәдә "Cимха" ансамбле, Алла Рид һәм ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры. Артистларга афәрин генә диясе кала! «Симха» ансамбле (Казан шәһәре). Сәнгать җитәкчесе - ТР халык артисты Эдуард Туманский. Алла Рид (вокал / Мәскәү) - "Голос" тапшыруы финалисты, "Три аккорда" телепроекты йолдызы. Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрын абруйлы дирижер, Россиянең халык, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Петр фән һәм сәнгать Академиясе академигы, профессор Анатолий Шутиков җитәкли. Программада: яһүд музыкасы, эстрада, джаз һәм классика.