Казан шәһәрендә «Скрипка» номинациясе буенча IV Бөтенроссия музыкаль конкурс дәвам итә. Жюри рәисе – Россиянең халык артисты, профессор Максим Федотов.
26 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр конкурста катнашучылар җитди сайлап алу турларында катнашалар, танылган музыкантларның остаханәләренә йөриләр, Филармония концертлар залының зур сәхнәсендә чыгыш ясау тәҗрибәсе алалар.
Сайлап алу нәтиҗәсендә 20 катнашучыдан 6 лауреат сайлана. Нәкъ менә алар филармония концерт залында 2022 елның 3 октябрендә ТР Дәүләт академия симфоник оркестры белән гала-концертта чыгыш ясаячак.
Быел IV Бөтенроссия музыка бәйгесе аеруча көтелгән, чөнки аның җиңүчеләре иң абруйлы дөнья музыкантлары белән берлектә 2023 елда Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта узачак XVII Халыкара Чайковский конкурсында катнаша алачак.
IV Бөтенроссия музыка конкурсының йомгаклау концертын карамый калмагыз. Безне Россиянең иң яхшы симфоник оркестрларының берсе һәм сәләтле яшь скрипкачларның иң якты чыгышлары көтә!
25.09.2022Яңалыклар