4 гыйнвар көнне Филармониядә тулы аншлаг белән бөек җырчы Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуны каршылап әзерләнгән зур концерт булды. Бәйрәмдә күренекле татар җырчысы иҗатын яратучылар җыелган иде. Легендар җырчы хөрмәтенә багышланган концерт бер тында узды. Тамашачылар да алкышларын жәлләмәде! Концертта халык мәхәббәтен казанган Татар дәүләт филармониясе сәнгать осталары - "Илһамият" клубы иҗат әһелләре чыгыш ясады. Бөек җырчыбызга мәдхия буларак төзелгән бу концертта Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар, мәшһүр җырчыбызга багышланган шигырьләр яңгырады.
Илһам Шакиров 59 елдан күбрәк гомерен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җырчысы булып, милләтебезгә армый-талмый хезмәт итте. 2002 елдан башлап бүгенгә кадәр филармониядә бөек җырчының туган көненә багышланган концертлар уздырыла.
2025 елның 15 февралендә легендар җырчыбызның тууына 90 ел тулуга багышланган зур концерт була. Анда Илһам Шакиров җырлары татар эстрадасы йолдызлары башкаруында яңгыраячак.
Концерт өч бүлектән тора:
I бүлек – татар халык җырлары
II бүлек – татар композиторлары
III – эстрада җырларың классик әсәрләре
Филармониягә рәхим итегез, дуслар!
13.01.2025Яңалыклар