3 ноябрь көнне Татар дәүләт филармониясендә тулы аншлаг белән Илһам Шакиров исемендәге "Татар моңы" фестивале концерты гөрләп узды! Зур бәйрәм концертында И.Шакиров исемендәге “Татар моңы” халыкара конкурсы җиңүчеләре, татар эстрадасының популяр җырчылары һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары катнашты. Программада бөек җырчыбыз Илһам Шакиров репертурыннан заманча эшкәртелгән җырлар һәм бүгенге татар эстрадасының популяр җырлары яңгырады. Бәйрәм концерты бер тында узды. Тамашачылар алкышларын жәлләмәде, яраткан җырчыларга кушылып рәхәтләнеп җырлап, күңелле итеп ял итеп утырдылар! Оештыручыларга, артистларыбызга зур рәхмәт!