Кичә, 31 май көнне филармониядә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Премияләрне Татарстан Республикисы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды.
«Ир-ат вокалы» һәм «Хатын-кыз вокалы» номинацияләре буенча республика премияләрен Фердинанд Сәлахов һәм Флюра Сөләйманова алды. «Халык җырлавы» номинациясе белән (үзешчән сәнгать артисты) – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәүдәт Гыйләҗев һәм Татарстан Республикисының халык артисты Әсхәт Хисмәтов бүләкләнде.
01.06.2023Яңалыклар