15 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә тулы аншлаг белән бөек җырчы Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуны каршылап әзерләнгән зур концерт булды. 3 бүлектән торган бәйрәм концерты татар халык җырлары, бик күп татар композиторлары әсәрләре белән бәйләнеп барды. «ИЛҺАМ ШАКИРОВ - 90» кичәсендә татар эстрадасы йолдызлары, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театры оркестры, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашты. Артистлар берсеннән-берсе матур чыгышлары белән тамашачыларны таң калдырды, моңлы вә дәртле җырлары белән сөендерделәр. Концерт күтәренке рухта "Туган тел» җыры белән тәмамланды. Сүз уңаеннан, әлеге концертны карарга теләүчеләргә менә дигән мөмкинлек! 24 февраль көнне өстәмә концерт була. Көтәбез!
17.02.2025Яңалыклар