12 декабрьдә Татар филармониясе сәхнәсендә "Битлав" төркеме (Мәскәү шәһәре) һәм "Сапфир" квартеты (Казан шәһәре) безнең тамашачыларны легендар The Beatles хитлары белән шатландырачак. BeatLove төркеме бөек The Beatles хитларын сыйфатлы һәм максималь дәрәҗәдә оригиналга бик якын итеп башкарып кына калмый, ә барлык музыкантлар типаж, тышкы охшашлык буенча сайлап алынган. Костюмнар һәм инструментлар тулысынча оригиналь төскә туры килә, ә тавышлар, мимика һәм сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары легендар төркемне хәтерләтә.
"Сапфир" квартеты - Казан шәһәренең иң популяр инструменталь коллективларының берсе. Эльвира Игламова җитәкчелегендәге халыкара, бөтенроссия, республика конкурслары һәм фестивальләре лауреатларының иҗади тандемы һичшиксез концертны матурлык һәм кыллы инструментларның искиткеч яңгырашы белән тулыландырачак! Программада: концерт-коллаборация өчен махсус оештырылган The Beatles төркеме хитлары кавер-аранжировкасы. Бу программаны сез беренче булып ишетерсез!
30.11.2022Яңалыклар