21 сентябрь көнне Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры Филармониянең 87 концерт сезонын ачып җибәрде. Россиянең халык артисты, сәнгать җитәкчесе, профессор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге дәрәҗәле оркестр тамашачыларга «30 лет на бис» программасын тәкъдим итте. Программага классик көйләр, оригиналь әсәрләр, халык көйләренең үзгәртелгән вариантлары, шулай ук эстрада көйләре дә керде. Халык уен кораллары оркестры уйнаганда чиксез бай тавыш нурланышы барлыкка килә. Концертны музыка белгече, Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Апакова алып барды.