19 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Татарт дәүләт филармониясендә «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының Гала-концерты узачак. Концертта быелгы һәм узган еллардагы «Татар моңы» конкурсы җиңүчеләре, шулай ук жюри әгъзалары катнашачак.
«Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан башлап ел саен үткәрелде. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары белән конкурска РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде.
Конкурсның максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.
Гала-концерт, республикада, зур вакыйга булып уздырыла.