Тиздән иң көтеп алынган милли бәйрәмнәрнең берсе – Сабантуйлар җитә. Сабан туе – татар халкының йөзек кашы, горурлыгы, борынгы һәм кадерле бәйрәме.
4 июнь көнне Ташкент шәһәрендә Сабан туе узды. Милли бәйрәм программасын Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышы бизәде. Ансамбль башкаруындагы милли җыр-биюләребезне Үзбәкстанда яшәүче кардәшләребез бик җылы кабул итте.