18 декабрь көнне Ижау шәһәрендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле «Мастер-класс» концерт программасын тәкъдим итте.Иң тәэсирле һәм онытылмас җырлар, фольклор биюләре, халык шагыйрьләренең шигырьләре, үзгә атмосфера - тамашачыларны таң калдырды. Халкыбыз җәүһәрләрен барлап, аларны сәнгать әсәре дәрәҗәсендә эшкәртеп, профессионал башкарулары өчен артистларыбызга зур рәхмәт белдерәбез!