Кичә, 30 ноябрь көнне Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе "Милена" пансионатында дәваланучылар өчен хәйрия концерты уздырды. Концертта Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие артистлары чыгыш ясады.
Бу чарада катнашучы һәркемнең теләге изге иде. Безнең теләкләребез, җырларыбыз йөрәктән йөрәккә тапшырылып, тамашачыларга ирешкән дигән өмет белән калдык.
Кайчагында кешеләр гади генә игътибарга мохтаҗ.
Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, диләр.