Кичә, 15 декабрьдә, Татар филармониясендә XV Халыкара "ФИЛАРМОНИАДА" мәдәният фестиваленең ябылуы тантанасы булды.
Мәскәүдән килгән ViVA вокал төркеме «Марина Цветаева и Роберт Рождественский: Музыкально-поэтический диалог» дигән яңа уникаль программа белән чыгыш ясады.
Музыкантлар белән бергә Россиянең халык артисты, сәнгать җитәкчесе, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры әлеге кичәне бизәде.
Оркестр һәм ViVA төркеме солистлары матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерде. Легендар җырлардан, шигырьләрдән торган иҗат кичәсе көчле алкышлар белән бәяләнеп барды.
16.12.2022Яңалыклар