29 август көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Эх, гармуннар уйный белсәм!..» дип аталган концерт булды. Әлеге концертта артистлар баян, гармун һәм тальян аккомпанементы астында борынгы халык, шулай ук заманча эшкәртүдә популяр татар эстрада җырларын тамашчыга җиткерделәр. Республика көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концерты бер тында һәм шыгрым тулы залда узды. Бу көнне шәһәребез кунаклары, барлык тамашачылар артистларга кушылып яраткан җырларын җырлап, гармун тавышына өздереп биеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Һәр чыгыш кайнар алкышлар белән үрелеп барды. Афәрин!
02.09.2024Яңалыклар