Бүген Татарстан Республикасының атказанган артисты Владимир Михайлович Васильевның туган көне!
Владимир Васильев күп еллар дәвамында әдәби-музыкаль лекторийнең сәнгать җитәкчесе булып тора. Әдәби-музыкаль лекторий дөньякүләм танылган классик музыканы пропагандалау белән беррәттән, рус һәм татар профессиональ композиторларының, шагыйрьләрнең әсәрләрен, шулай ук халык иҗатын тамашачыга җиткерү буенча зур эшчәнлек алып бара.
Хөрмәтле Владимир Михайлович!
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы исеменнән Туган көнегез белән котлыйбыз! Якты киләчәк, корычтай саулык, рухи ныклык, иминлек, күңел тынычлыгы, эшегездән тәм табып яшәвегезне телибез!
23.11.2022Яңалыклар