Бүген, 19 март көнне, легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын классик музыка сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга багышлаган күренекле шәхес, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов арабыздан мәңгелеккә китте.
Халык артисты Эмиль Җәләлетдинов белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 20 мартта, 12:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Урының оҗмахта булсын, Эмиль абый!
19.03.2023Яңалыклар