Бүген, 14 сентябрь көнне, 85 нче яшендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын татар эстрадасын үстерүгә багышлаган күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Сөләйманова Флюра Зыятдин кызы арабыздан мәңгелеккә күчте. Кабатланмас тавышлы җырчыбыз, татар эстрадасы легендасы Флюра Зыятдин кызы Сөләйманова үзенең иҗаты, тормышы белән татар халкы, яраткан тамашачылары күңелендә тирән эз калдырды. Үзе китсә дә, аның якты истәлеге, үлмәс җырлары безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр.
Халык артисты Флюра Сөләйманова белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 15 сентябрь, 12:30 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Урының оҗмахта булсын, Флюра апа!