7 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаенан филармониядә «Бәйрәм концерт»ы булды. Концертның үзенчәлеге анда фәкать ир-егетләр генә катнашуы. Бер сәхнәдә профессионал, зәвыклы һәм яшь ир-ат җырчыларны тамашачы кайчан күрер иде?! Виртуоз музыкантлар һәм баянга кушылып җырлаучылар әлеге концертны искиткеч энергетикага, җыр-моңга күмде.