30 гыйнвар көнне филармония сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның "Имеш, 70кә дә җитмеш!" дип аталган юбилей концерты узды. Әлеге чарада аңа Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов «Дуслык» ордены тапшырды. Юбилярны сәхнәдәш дуслары, якташлары, туганнары котлады. Бәйрәмгә популяр җырчы Салават Фәтхетдинов та килгән иде. Айдар Фәйзрахманов аңа кайчандыр бүләк ителгән "Ока" машинасы өчен бурычын кайтарды, оныгына "BMW" бүләк итте. Айдар абыйның алдагы юбилей концертларына да көтеп калабыз сезне, кадерле тамашачылар!