20 гыйнвар көнне, Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов үзенең «Юлын белгән арымас» дип аталган китабын тәкъдим итте. Китапның автор-төзүчесе, мөхәррире Гөлинә Гыймадова.
Әлеге китапта затлы җыр сөючеләргә менә дигән бүләк бар. Биредә Айдар Фәйзрахмановның “Татарстан” радиосының “Алтын фонды”на кертелгән йөздән артык җыры, телевидениенең “Алтын фонды”ннан “Шигъри тәлгәшләр циклы”, шулай ук Айдар Фәйзрахмановның үзе иҗат иткән җырлары туплап бирелгән.
Фотограф: Рамиль Гали
20.01.2023Яңалыклар