Ел саен 18 май көнне бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Музейда эшләүче һәркем - бөтен күңелен биреп башкара торган эшенең чын остасы.
Татар дәүләт филармониясе музее мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Әсхәт кызы Хәкимованы ихлас күңелебездән һөнәри бәйрәме белән котлыйбыз! Халыкның иң кыйммәтле байлыгын - аның тарихын саклавыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын, эшегез канәгатьлек хисе һәм шатлык китерсен.