Тасвирлама
2027 нчы елның 30 нчы гыйнварында Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукая исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәйзрахманов иҗат иткән җырлардан торган, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының симфоник оркестрына кушылып, популяр җырчылар - Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, халыкара конкурслар лауреатлары Алинә һәм Азат Кәримовлар, Сөмбел Кыямова, Динар Шәрәфетдинов һәм авторның үзе башкаруында “Карадым борылып елларга...” дип аталган концерт булачак. Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертның бизәге булып, үзенең матур чыгышлары белән тамашачыларның күңеленә хуш килер, дигән өметләр белән, без сезне концертыбызга көтеп калабыз!
800 - 2500 руб.