Тасвирлама
Иң матур музыкаль тандем – тавыш һәм рояль. Татарстанның халык артисты, “Голос” телевизион шоу-бәйгесенең финалисты Эльмира Кәлимуллина үзенең акустик концертына чакыра. Бары тик рояль һәм Эльмираның кабатланмас тавышы. Бу кичне сез музыкага, туган якка, туган телгә мәхәббәт атмосферасында ял итәрсез. Программада опералардан арияләр, романслар, “Өмет йолдызы”, “Мин сине Ходайдан сорадым” кебек танылган җырлар булачак. Махсус кунак – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, РФнең дәүләт премиясе лауреаты композитор Эльмир Низамов. Җәйне бергә каршы алыйк!
1500 - 3000 руб.