Исемнәр

А Ә Б В Г Д Җ 3 И Й К Л М Н О П Р С Т У Ү Ф Х Ц Ч Ш Я

Җәләлетдинов Эмиль Усман улы

Башкаручының программасы

Сәмәрканд шәһәре

02.07.1933 - 19.03.2023

җырчы

  • ТАССРның халык артисты (1973), РСФСРның атказанган артисты (1982)

Биография

Җырчының репертуары искиткеч бай һәм күптөрле, ул татар, рус һәм чит ил композиторларының классик, камера-вокаль музыка әсәрләре, татар, рус, украин халык җырларын зур осталык белән профессиональ дәрәҗәдә башкара. “Кояшларың белән кил син миңа” (А. Монасыйпов көе, Р. Әхмәтҗанов сүз.), Хыялымда йөртәм һаман сине” (А. Монасыйпов көе, Н. Арсланов сүз.), “Ак дулкыннар” (Р. Еникеев көе, М. Хөсәен сүз.), “Ак җилкән” (Р. Яхин көе, М. Ногман сүз.), “Кояшым бул” (Р. Яхин көе, М. Хөсәен сүз.), “Күңелемдә яз” (Р. Яхин көе, Г. Насрый сүз.), “Синең эзләр” (Р.Еникеев көе, Р. Әхмәтҗанов сүз.) һәм башка җырлар – Эмиль Җәләлетдинов башкаруында беренче яңгыраган, халык күңеленә барып ирешкән әсәрләр. Э. Җәләлетдинов 1952 елда Сәмәрканд фельдшерлык мәктәбен, 1954 елда Сәмәрканд музыка училищесының хор-дирижерлык бүлеген тәмамлый. Шул ук елда Совет Армиясе сафларына алына, анда хезмәт иткәндә полк хорына дирижерлык итә. Армиядән кайткач, ул данлыклы педагог, ректор Мохтар Әшрәфи җитәкләгән Ташкент дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә. Ләкин аның укытучысы башка җиргә күчеп киткәнлектән, ул 1959 елда Казанга юл тота. Аны Казан дәүләт консерваториясенең өченче курсына профессор В. Воронов классына укырга алалар. Татар мохитенә, мәдәниятенә сусаган егет татар композиторларының яңа язылган әсәрләрен өйрәнергә керешә. Җәүдәт Фәйзи белән танышып, аның “Казан арты”, “Кайт, сөеклем” дигән җырларын өйрәнеп, радиодан яңгырата. Соңрак Заһит Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Хөснул Вәлиуллин, Нәҗип Җиһанов иҗатларын үзенә якын итә. Консерваторияне тәмамалагач, ул 1962 елда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториенда эшли башлый. Филармониядә эшләү елларында Эмиль Җәләлетдинов Георгий Ротт, Николай Алексеев, Алия Фәйзуллина, Екатерина Соколова, Мөнирә Хәбибуллина, Марс Макаров, Фәнис Гыйлметдинов, Нәҗип Бәдретдинов һәм башка танылган концертмейстерлар, аккомпаниаторлар белән бергә чыгыш ясый. Җырчының репертуары искиткеч бай һәм күптөрле, ул татар, рус һәм чит ил композиторларының классик, камера-вокаль музыка әсәрләре, татар, рус, украин халык җырларын зур осталык белән профессиональ дәрәҗәдә башкара. “Кояшларың белән кил син миңа” (А. Монасыйпов көе, Р. Әхмәтҗанов сүз.), Хыялымда йөртәм һаман сине” (А. Монасыйпов көе, Н. Арсланов сүз.), “Ак дулкыннар” (Р. Еникеев көе, М. Хөсәен сүз.), “Ак җилкән” (Р. Яхин көе, М. Ногман сүз.), “Кояшым бул” (Р. Яхин көе, М. Хөсәен сүз.), “Күңелемдә яз” (Р. Яхин көе, Г. Насрый сүз.), “Синең эзләр” (Р.Еникеев көе, Р. Әхмәтҗанов сүз.) һәм башка җырлар – Эмиль Җәләлетдинов башкаруында беренче яңгыраган, халык күңеленә барып ирешкән әсәрләр. Милләт җанлы бу сәнгатькәр Алмаз Монасыйповның “Тукай аһәңнәре” дигән симфоник-вокаль поэмасын иң беренче булып сәхнәдән тамашачыга җиткерә. Ул бөек шагыйребезнең “Безнең авыл”, “Сәрләүхәсез”, “Бер татар шагыйренең сүзләре”, “Китмибез” һәм башка бик күп шигырьләрен мәктәпләрдә, музейларда оештырылган әдәби-музыкаль кичәләрдә сөйли, балаларда шигърияткә, сәнгатькә карата мәхәббәт тәрбияли. “Мәдәният, сәнгать өлкәсендә хезмәт итүче кеше мәгърифәтче, аң-белемгә өндәүче булырга тиеш”, - ди җырчы. Эмиль Җәләлетдинов Татар дәүләт филармониясе солисты булып 1992 елга кадәр эшли, филармониянең башка күренекле сәнгатькәрләре һәм иҗат коллективлары белән Республикабызның барлык төбәкләрендә, Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Тунис, Монголия, Чехословакия, Польша, Венгрия) чыгышлар ясый. 40 елдан артык профессиональ җыр сәнгатен пропагандалаган, тамашачыга югары зәвык иңдергән сәхнә остасы Эмиль Җәләлетдинов бүгенге көндә дә А. Пушкин, С. Есенин Г. Тукай, Дәрдемәнд, М. Җәлил, Р. Әхмәтҗанов һ.б. әдипләрнең әсәрләренә еш мөрәҗәгать итә, аларның шигырьләренә көйләр язып сәхнәдә башкара. Э.Җәләлетдинов заманында Республика һәм Бөтенсоюз радио һәм телевидениесенә язылырга еш чакырыла. Аның турында махсус тапшырулар, концерт язмалары әзерләнә. “Мелодия” фирмасы тарафыннан аның язмалары башка татар җырчылары белән берлектә күп тапкыр пластинка итеп чыгарылды. 2014 елда аның башкаруында татар халык җырларын, татар композиторлары (Р. Яхин, А. Ключарев, Җ. Фәйзи, һ.б.) һәм шагыйрьләре (Г. Тукай, М. Җәлил, Дәрдемәнд һ.б.) әсәрләрен туплаган “Осталык һәм илһам дип исемләнгән mp3 дискы дөнья күрде.

Материаллар

Башкаручының программасы


  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;