Исемнәр

А Ә Б В Г Д Җ 3 И Й К Л М Н О П Р С Т У Ү Ф Х Ц Ч Ш Я

Йосыпов Фәйзи Сәяр улы

Башкаручының программасы

ТАССРның Чистай районы Яуширмә авылы

24.12.1910 - 14.02.2001

нәфис сүз остасы, конферансье

  • эстрада артистларының I Бөтенсоюз конкурсы лауреаты (1939), ТАССРның атказанган аристы (1957)

Биография

Ул гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Ятим калгач, Казанга ятимнәр йортына китерелә, биредә урта мәктәпне тәмамлый, аннан соң – педагогия техникумын. Шул елларда Касыйм Шамил җитәкчелегендә оештырылган балалар театрына йөри. 1930 елда Казан мәдәният техникумын (режиссер, актерлык бүлеге) тәмамлап, Казан циркында сатира артисты булып эшли башлый. Аннан Кызыл Армия сафларына алына. Хезмәт иткән вакытта да, сәхнәдән аерылмый, үзешчән сәнгать белән җитәкчелек итә, чыгышлар ясый. Хезмәт итеп кайткач, ике ел Мәскәү эстрадасында эшли. Анда ул рус эстрадасы осталары Смирнов-Сокольский, Илья Набатов, Аркадий Райкин, Ирма Яунзем иҗатлары белән якыннан таныша, данлыклы сүз остасы Владимир Яхонтов чыгышларын тыңлый. Мәскәү эстрадасында талантлы җырчылар Наилә Рәхмәтуллина һәм Асия Измайлова белән бергә эшли. Аңа Фәйзулла Туишев белән гастрольләрдә булырга, беренче профессиональ җырчыларыбыз Фәттах Латыйпов биргән концертларда катнашырга туры килә, ул атаклы татар җырчылары Ситдыйк Айдаров, Галия Кайбицкая, Гөлсем Сөләйманова, Сара Садыйкова концертларында алып баручы була. 1937 елда Татар дәүләт филармониясе оештырылгач, Фәйзи Йосыпов филармония коллективы артистына әйләнә. Аның гастрольләргә бай иҗади эшчәнлеге шушында башлана. Республика авыллары, шәһәрләре сәхнәләрендә танылган сәнгать осталары катнашында концертлар алып бара, профессиональ яктан да, репертуар туплау өлкәсендә дә иҗади тәҗрибә туплый. Татар әдәбияты әсәрләреннән тыш Фәйзи Йосыпов репертуарында В.Маяковский, В.Твардовский әсәрләре дә урын ала. 1939 елда Мәскәүдә эстрада артистларының Беренче бөтенсоюз конкурсының дипломанты була. 1941 елда сугыш башлангач, фронтка китә. Фронттан кайткач артист тагын авылдан - авылга, шәһәрдән - шәһәргә йөреп, концертлар куя. Ягымлы, көчле тавышка, тапкыр сүзгә, тамашачы белән аралашу, импровизация осталыгына ия булып, нәфис сүзнең тәмен белеп, сүз сәнгатен тамашачы күңеленә ирештереп тамашачы мәхәббәтен яулый.

Материаллар

Башкаручының программасы


  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;