Исемнәр

А Ә Б В Г Д Җ 3 И Й К Л М Н О П Р С Т У Ү Ф Х Ц Ч Ш Я

Вотчинников Артур Карлович

Казан шәһәре

1973 елның 10 июне

Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры артисты

  • Татарстан Республикасының атказанган артисты (2024)

Биография

А.К.Вотчинников 1973 елның 10 июнендә Казанда туа. Әти-әнисе укытучылар булгач, аларны Тадҗикстанга Дүшәнбе шәһәренә юллама буенча эшкә җибәрәләр. Ул 1980 – 88 елларда Дүшәнбе шәһәренең 67 нче урта мәктәбендә, 1982 – 88 елларда П.И.Чайковский исемендәге балалар музыка мәктәбендә («баян» классы) белем ала.1988 елда Дүшәнбе музыка училищесына (баян буенча) укырга керә.

1991 елда А. Вотчинников Казанга күченеп килә, аны Казан музыка училищесының III курсына ук укырга алалар. Училищены тәмамлагач, 1993 – 1998 елларда Казан дәүләт консерваториясендә (Татарстанның атказанган артисты, профессор Ә.Фәйзуллин классы) белем ала.

Ул 1991- 1999 елларда Казан шәһәре 7 нче балалар музыка мәктәбендә, 5 нче лицеенда, 17 нче балалар музыка мәктәбендә укытучы булып эшли. 1997-98 елларда «Казан» бию ансамблендә   концертмейстер була. 2012 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан шәһәре Совет районы 9 нчы балалар сәнгать мәктәбендә баян буенча 1 категорияле укытучы.

Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Артур Вотчинников 1998 елдан А.И.Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының әйдәп баручы артистларының берсе һәм бүгенге көндә дә әлеге данлыклы коллективта эшләвен дәвам итә.

Аның башкару сәләте бигрәк тә оркестрга кушылып чыгыш ясаган Рәсәйнең атаклы сәнгать осталары: И. Кобзон, Е. Образцова, А. Литвиненко, З. Соткилава, А.Цыганков, Л.Сметанников, Л. Абрамова, В.Овсянников, Е.Молодцова, В.Ковтун, А.Шаһиморатова, Л.Лещенко, М.Казаков, Д.Гарипова һ.б. белән оештырылган концертларда киң чагылыш таба. Музыкант үзенең иҗат мөмкинлекләрен камилләштерү буенча зур эшчәнлек алып бара.

Ул 2017 елдан оркестр составында оешкан «De Basso Nova» бас домралар ансамблендә (җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Мөхәммәтҗанов) уйный. Әлеге коллектив составында халыкара сәнгать фестивалендә (Майков шәһәре, 2021 ел) «Тәфтиләү» татар халык көен башкарып Гран-при яулый. Шулай ук яшь башкаручыларның халыкара сәнгать фестивалендә (Нур-Солтан шәһәре, Казахстан, 2021) катнашып I урын, «Халык көйләре» Бөтенроссия конкурсы лауреаты исемнәрен яулый. Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының концертларында бик еш чыгыш ясаучы бу ансамбль башкаруында яңгыраган «Ноктюрн» (П.И. Чайковский), «Элегия» (Ж.Массне), «Тәфтиләү» татар халык көе, «Р.Яхинның өч татар җырына фантазия»се музыкаль әсәрләре һ.б. тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителәләр.

Ансамбль хәйрия концертлары белән төрле оешмаларда, балалар йортларында, тернәкләндерү үзәкләрендә еш чыгыш ясый. Шулай ук Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының балалар өчен әзерләнгән концертларында катнаша.

А.К.Вотчинников Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры составында төрле халыкара фестиваль-конкурсларда чыгыш ясый; коллектив 2008 елда Көньяк Кореяда Сеул шәһәрендә «Россия-Корея» халыкара фестивалендә чыгыш ясап, Гран-Прига ия була; 2010 елда Болгариядә «Фольклор без границ» исемле халыкара конкурс-фестивалендә, 2012 елда Италиядә Ланчано шәһәрендә халыкара конкурста, 2013 елда Португалиядә «Ветер с востока» халыкара сәнгать фестивалендә һ.б. катнашып лауреат исемнәренә лаек була. Окестр белән Австрия (1998), Болгария (2010), Италия (2010), Португалия (2013), Корея Республикасы (2008-2009, 2015) кебек чит илләрдә гастрольләрдә була. Шулай ук оркестр белән аңа Халыкара күләмдә билгеле булган мәдәни-спорт буенча чараларда узган концертларда чыгыш ясарга насыйп була. Алар арасында «Универсиада» ХХVII Бөтендөнья җәйге студентлар уены (2013), «Фехтование буенча дөнья чемпионаты» (2014), «FINA» су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты (2015), «FIFA» футбол чемпионаты (2018), һөнәри осталык буенча 45 нче «WorldSkills Kazan» (2019) дөнья чемпионаты һ.б. чараларда катнаша.

Материаллар

Башкаручының программасы


  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;