Башкортстанның Салават шәһәре
1972 елның 3 сентябрендә
Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестры солисты
Биография
1997 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең «Инструменталь башкару» бүлеген (балалайка буенча) тәмамлый.
О.П. Вайссбеккер Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрында 1994 елдан эшли. Магнитогорск шәһәрендә узган «Кубок Урала» дип аталган халык уен коралларында уйнаучыларның Бөтенроссия конкурсында I дипломга, 2005 елда Санкт-Петербургта узган В.Андреев исемендәге Халыкара конкурста һәм 2007 елда Череповецта узган «Кубок Севера» Халыкара конкурсларында III һәм II дәрәҗә дипломнарга ия була. Аның реепертуарында чит ил музыкасы, рус классик музыкасы, безнең заман композиторлары әсәрләре, З.Хәбибуллин, С.Сәйдәшев, А.Ключарев, Р.Яхин әсәрләренә инструменталь эшкәртмәләрдән тупланган 100 дән артык төрледән-төрле әсәр бар.
О. П. Вайссбеккер ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры кысаларында балалайкаларның гаҗәеп тиңдәш яңгырашын тудырган талантлы музыкант. Оркестр башкаруында «Полет шмеля» (Н. Римский-Корсаков), «Сказка о царе Салтане», «Болеро» (А.Шульман), «Камаринская» (Осиповлар эшкәртүендә), «Зәлидә» (А.Ключарев эшкәртүендә), «Су анасы» балетындагы (Ә. Бакиров) биюләрне, Ф. Әхмәтов пьесаларын, Р. Яхин әсәрләрен тыңлаганда әлеге гаҗәеп музыкаль тәңгәллекне ишетми мөмкин түгел.