Исемнәр
А
Ә
Б
В
Г
Д
Җ
3
И
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
У
Ү
Ф
Х
Ц
Ч
Ш
Я
Варшавский Владимир Валентинович
Концертмейстер булып эшләү елларында Татарстанның һәм Россиянең күренекле сәхнә осталары: Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Зөләйха Хисмәтуллина, Венера Шәрипова, Эмиль Җәләлетдинов, Гали Ильясов, Әлфия Заһидуллина, Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов, Лариса Маслова, Алибек Днишев, Владислав Пьявко, Олег Кулько, Олег Биктимиров һәм башкалар белән бергә чыгыш ясый.
1994-1996 елларда Росссиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Ибраһимовның концертмейстеры буларак республика һәм Россия шәһәрләрендә (Мәскәү,Санкт-Петербург, Тюмень, Кострома, Ярославль) гастрольләрдә була. 1996 елда ул Ринат Ибраһимов һәм Зилә Сөнгатуллина белән Швейцариядә (Давос шәһәре) Бөтендөнья экономик форум кысаларында узган мәдәни чараларда катнаша.
1998 елдан В.Варшавский җитәкчелегендәге опера һәм камера музыкасы бүлеге артистлары татар, рус һәм чит ил композиторларының иҗатына багышланган абонемент концертлары белән республика шәһәрләрендә һәм Россиянең төрле төбәкләрендә һәрдаим чыгыш ясап килделәр. Аларның чыгышлары урта һәм югары уку йортларында, завод һәм санаторий, профилакторий залларында, мәдәният сарайларында, ватаныбызның төрле шәһәрләре һәм төбәкләрендә зур уңыш белән узды. Шулай ук балалар өчен кызыклы концерт-лекцияләр оештырылды.