Исемнәр
А
Ә
Б
В
Г
Д
Җ
3
И
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
У
Ү
Ф
Х
Ц
Ч
Ш
Я
Вәлиев Рөстәм Шәрифулла улы
1981 елда баян классы буенча Куйбышев музыка училищесын тәмамлаганнан соң Казан консерваториясенең халык уен кораллары бүлегенә читтән торып укырга керә. Уку белән параллель рәвештә 1984 елда Татар дәүләт филармониясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның концерт төркемендә баянчы булып эшли башлый. 1988 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, музыкант-башкаручы, педагог, халык уен кораллары оркестры дирижёры квалификациясенә ия була.
Таланты, тырышлыгы, үз эшенә фидакарьләрчә бирелгәнлеге нәтиҗәсендә, Рөстәм Вәлиев Татарстанда гына түгел, Россиядә һәм чит илләрдә дә зур уңыш һәм популярлык казанган музыкантка әверелә.
Ул башкарган репертуар жанр төрлелеге ягыннан гаять бай. Р.Вәлиев татар композиторлары әсәрләрен, халык көйләрен, классик музыканы бердәй виртуоз кимәлдә башкаручы музыкант, музыкаль әсәрләрнең тирәнлеген, аһәңен баян телләрендә оста “укыган” музыкант булып таныла. Сәхнә сөйкемлелеге, югары дәрәҗәдәге музыкаль осталык Р.Вәлиев уңышының алтын баганалары. Рөстәм Вәлиев күптөрле халык уен коралларында, кечкенә татар гармуннарында уйнау остасы булып танылган, Фәйзулла Туишев, Фәйзи Биккинин, Гали Җәмлиханов, Рәшит Мостафин традицияләрен лаеклы дәвам иткән оста иде.
Җырчыларга уйнаучы музыкант буларак Р.Вәлиев, башкаручыларның иҗади халәтен, тавыш бормаларын бар нечкәлекләре белән аңлап, тоемлап уйный. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Вафирә Гыйззәтуллина, күпсанлы конкурс-фестивальләрдә катнашучылар, гомумән эстраданың әйдәп баручы җырчылары Рөстәм Вәлиев гармунына җырлауны һәрчак мәртәбә итеп кабул итте.
Рөстәм Вәлиев үзен композитор буларак та уңышлы сыный. Аның гаять киң популярлык казанган “Агымсу” (Р.Вәлиев сүзләре), “Бу җырымны сиңа багышлыйм” ( Р.Миңнуллин сүзләре), “Кил син миңа” (К.Шафикова сүзләре), “Сине көтәм” (А.Хәмзин сүзләре), “Яшәргә тудык бу дөньяга” (Ф. Яруллин сүзләре) кебек җырлары бар. Татар милли музыкасы һәм Идел буе халыклары музыкасы үрнәкләрен туплаган 20 аудиоҗыентык, 2000 елда дөнья күргән “Тальянда һәм хромкада уйнарга өйрәнү әсбабы” һәм “Татар халык көйләренең баян өчен эшкәртмәсе” дип аталган ике китап авторы.